Татарстанда җылы һәм кояшлы көннәрдә, 6-8 июльдә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә авыл хуҗалыгы өчен уникаль вакыйга – «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак, анда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов та катнаша.
Чараны уздыру форматының уникальлеге – катнашучы компанияләр үз экспозицияләрен павильонда гына түгел, ачык мәйданчыкларда да тәкъдим итәләр. Авыл хуҗалыгы техникасыннан башлап, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төргәкләүгә кадәр агросәнәгать комплексының төрле өлкәләрендә үзләренең иң яңа эшләнмәләрен халыкка күрсәтәчәкләр.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров күргәзмәдә катнашучыларга һәм кунакларга мәйданчык мөмкинлекләреннән файдаланып, нәтиҗәле эшләргә, эшлекле элемтәләр урнаштырырга, ихтимал тәэмин итүчеләрне һәм сатып алучыларны табарга, үзара файдалы килешүләр төзергә, яңа белемнәр алырга, аларны алга таба эштә кулланырга теләде.
Күргәзмә кысаларында «Трактор-шоу» исеме астында республика механизаторлары арасында мавыктыргыч һәм массакүләм ярыш узачак. Ярышларда катнашучылар «Иң яхшы тракторчы» исеме өчен көрәшәчәк, йөк белән фигуралы йөртүне һәм билгеләнгән тамгаларны мәҗбүри үтәү кебек биремнәрне үтәп күрсәтәчәкләр.