Сарман муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

4 июльдә техник карауларның расланган графигы нигезендә «Җәлил» агрофирмасы» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге тарафыннан ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Комбайннарның техник торышына аерым игътибар бирелде, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, янгын сүндерү җайланмалары һәм аптечкалар, шулай ук теркәү документлары булу-булмавы тикшерелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык комбайннарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.   

 

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International