2022 елның 4 июлендә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында «B», «C», «D», «F» категорияләре буенча 3 нче курс студентлары арасында трактор һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтиханнарга 42 студент кертелде, шуларның 23е имтиханның икенче өлешенә кертелде, аны 20 студент уңышлы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар якын арада тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Имтихан үткәргәннән соң укучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча өстәмә әңгәмә үткәрелде. Сынауны тапшыра алмаучылар өчен 7 көннән соң тагын имтихан булачак.
Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.