Ел саен уздырыла торган техник карау графигы буенча 2022 елның 4 июлендә «АЙДЖИ ЭС АГРО» ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешмада 19 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Машиналарның техник торышына һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. «АЙДЖИ ЭС АГРО» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән юлда имин йөрү, куркынычсызлык техникасы һәм үзйөрешле машиналарны алкогольдән исерек халәттә йөртү буенча профилактика әңгәмә уздырылды.
Нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында 19 таныклык бирелде.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.