Теләче муниципаль районында ашлык җыю техникасын техник карау

2022 елның 1 июле, җомга

Техник караулар үткәрүнең еллык графигы нигезендә, районда ашлык җыю техникасы өлешендә тикшерүләрне үткәрү буенча чаралар башланды.

2022 елның 1 июлендә ашлык җыю техникасына техник карау «Игенче» ҖЧҖендә узды, анда 3 берәмлек техника тикшерү өчен тәкъдим ителде. Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International