Балык Бистәсе муниципаль районының «Светофор» автомәктәбе» ҖЧҖдә имтихан булды

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

29 июньдә «Светофор» автомәктәбе» ҖЧҖ базасында «АI» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. Сынау бирергә тиешле 8 студентның барысы да сынауларга кертелде. Имтиханның теория һәм гамәли өлешен 7 студент уңышлы тапшырды, алар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Сынау уздырылганнан соң укучылар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча өстәмә әңгәмә уздырылды.

 Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International