Камиллек тәҗрибә аша килә...

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Механикалаштыру һәм техник сервис институтының  «Техник өлкә куркынычсызлыгы» юнәлеше буенча белем алучы өченче курс студентлары өчен эш тәҗрибәсе башланып китте. Эш тәҗрибәсе алу уку йорты белән ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе арасындагы килешү кысаларында уза.

Эш тәҗрибәсе алу өчен уку йорты тарафыннан 13 студент җибәрелде. Егетләр үзәк аппаратта да, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекләрендә дә эш тәҗрибәсе алачак.

Студент өчен эш тәҗрибәсе алу – ул белем алу эшчәнлегенең мөһим өлеше булуы өстенә, хезмәт базарында юнәлеш алу һәм киләчәк һөнәрдә үзеңне табу мөмкинлеге дә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International