Менделеевск муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2022 елның 28 июне, сишәмбе

2022 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Халиков Мөнир Әфраим улы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итү максатында, ТР Менделеевск муниципаль районында булды.

Гражданнарны кабул итү вакытында тракторчы-машинист таныклыгын бирү, үзйөрешле машиналарны теркәү һәм исәпкә алу тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек органнары эшчәнлеге өлкәсенә караган башка мәсьәләләр каралды. Мөрәҗәгать итүчеләр барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.

Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск ш. һәм Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International