Бу елның 28 июнендә «Светофор» автомәктәбе» ҖЧҖ базасында «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен сынауга 13 кеше кертелде, алар арасыннан 11 кеше имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырды һәм практик өлешенә кертелде, аны барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Сынауны тапшыра алмаучылар өчен 7 көннән соң тагын имтихан булачак.
Рамил Шәйхетдинов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.