Чирмешән аграр техникумында имтиханнар узды

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Быелның 23 июнендә Чирмешән аграр техникумы базасында «В», «С», «D», «Е», «F» категорияләре буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды. Сынауга 22 студент кертелде. Имтиханның теория өлешен 21 укучы уңышлы тапшырды һәм сынауның гамәли өлешенә кертелде. Йөртү өлешендәге сынауны 21 кеше уңышлы тапшырды. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.

 

Радик Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International