22 июньдә «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында «АI, В, С» категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен 24 кеше сынауга кертелде, алар арасыннан теоретия өлешен 22 кеше, практик өлешен дә 20 укучы уңышлы тапшырды. Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак. Сынауны тапшыра алмаганнар өчен яңа имтихан 7 көннән соң булачак.
Марсель Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.