Сарман аграр көллиятендә имтиханнар узды

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

22 июньдә Сарман аграр көллиятендә «BCEF» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен чираттагы имтиханнар узды. Имтиханга барлыгы 32 студент кертелде. Сынауга кертелгән студентлар арасыннан барлык имтиханнарны да 8 студент уңышлы тапшырды, алар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак. 

Имтихан тапшырмаган студентлар өчен кабат имтихан 7 көннән соң узачак.

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International