Гомуми файдаланудагы юллар буенча үзйөрешле машиналарда йөрү тәртибе турында

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Үзйөрешле техника хуҗалары өчен искәртеп узабыз, гомуми файдаланудагы юллардан хәрәкәт итү Юл хәрәкәте кагыйдәләре белән регламентлана.

   Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 23.4 статьясы нигезендә транспорт чарасының алгы ягында һәм арткы өлешендә габариттан 1 метрдан артыграк яки ян-яктан тышкы габарит утыннан 0,4 метрга артыграк чыгып торган йөк күреп беленә торган «Зур габаритлы йөк» тамгалары белән билгеләп куелырга тиеш, ә тәүлекнең караңгы вакытында һәм күрүчәнлек дәрәҗәсе җитәрлек булмаган шартларда, өстәвенә, алгы яктан – фонарь яки яктылык чагылдыра торган ак төс, арткы яктан фонар яки яктылык чагылдыра торган кызыл төс белән белдерелергә тиеш.

 «Зур габаритлы йөк» тамгасы – өслеге яктылык чагылдыра торган, диагональ буенча 50 мм киңлегендә чиратлашып килгән кызыл һәм ак полосалар төшерелгән 400 х 400 мм үлчәмендәге калканчык.

Әлеге тамгада яктылык чагылдыра торган тышчаның мәҗбүри булырга тиешлеге тәүлекнең караңгы вакытында юл һәлакәтенә бәйле куркынычларны киметү зарурлыгы белән аңлатыла.

1 рәсем. «Габаритсыз йөк» тамгасы

 Шулай ук Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.3.4 пункты нигезендә: «Тәүлекнең караңгы вакытында транспорт чарасын торак пунктлардан читтә мәҗбүри туктатырга туры килгәндә яисә юл-транспорт вакыйгасы булса яисә хәрәкәт өлешендә булганда күрү чикләнгән шартларда яки юл янында ГОСТа 12.4.281-2014 таләпләренә җавап бирә торган яктылык кайтаручы тасмалар белән жилет яки жилет-накидка, куртка киергә».

2 рәсем. Яктылык кайтаручы жилет

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International