21 июнь көнне Казан ДАУ ЮББ ФДБМУ базасында «B», «С», «D», «F» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу хокукына дәүләт имтиханнары узды. Сынауны тапшыруга беренче мәртәбәдә 60 кеше кертелде, теория өлешен 43 кеше тапшырды һәм сынауның практика өлешенә кертелде, анысын 36 студент уңышлы тапшырды. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак. Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
Рамил Шәйхетдинов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.