Актаныш муниципаль районында техника күрсәтү

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

2022 елның 21 июнендә Актаныш муниципаль районының «Ташкын» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында Ростсельмашның Татарстан Республикасындагы рәсми дилеры «АРТ» ҖЧҖ тарафыннан Ростсельмаш заводының яңа техникасын, RSM F 2550 азык җыю комбайны һәм DV 1000 дисклы тырманы күрсәтү буенча семинар оештырылды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.М.Фәттахов, «АРТ» ҖЧҖ директоры Р.Н. Нурхәмәтов һәм әлеге маркадагы техника кулланыла торган хуҗалыклар вәкилләре катнашты. Техник мөмкинлекләр ачык күрсәтелде һәм төп җайга салу буенча нечкәлекләре турында аңлатылды.

Шулай ук сервис һәм гарантияле хезмәт күрсәтүне оештыру, кирәкле запас частьләр һәм техник хезмәт күрсәтү буенча чыгым материаллары белән өзлексез тәэмин итү мөмкинлекләре турында да фикер алыштылар. 

И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International