Сарман муниципаль районы гражданнарының шәхси милкендәге тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Сарман муниципаль районында авыл җирлекләре буенча гражданнарның шәхси милкендәге тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырулар тәмамлана. Шундый техник карауларның чираттагысы 20 июньдә Сарман муниципаль районы Шәрләрәмә авыл җирлегендә узды, техник карауга барлыгы 18 берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылмалар тәкъдим ителде. Барлык тәкъдим ителгән техника тиешенчә әзерләнгән иде һәм аларның хуҗалары техник карау узу турында таныклык алачак.

 

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International