Бу елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Государев Амбар» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга 12 берәмлек техника тәкъдим ителде, 11 берәмлеге техник карауны уңышлы узды, 1 берәмлеккә үзйөрешле машинаны карау акты төзелде.
Тикшерү барышында машиналарның техник торышына, теркәү документлары булуына, номер агрегатларының теркәү документларында күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, янгын сүндерү чараларына, тышкы яктылык приборларына аерым игътибар бирелде. Техник карап чыгуга йомгак ясаганда, склад биналары эчендә үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.