П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында имтиханнар булды

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

2022 елның 17 июнендә П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге тарафыннан «В», «С», «Е», «F» категорияләре буенча тракторчы-машинист һөнәре буенча имтихан алынды. Сынау бирергә тиешле 24 кешенең 3се теория өлешен бирә алмады. Машина йөртү буенча имтиханнар Беларус-1221.2, ДТ-75М тракторларында һәм «Нива-Эффект» ашлык җыю комбайнында үткәрелде. Кабат имтихан 2022 елның 24 июненә билгеләнде. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентларга якын арада тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.

В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International