Буа районында милли «Сабантуй» бәйрәме узды

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Бу елның 11 июнендә Буа районының Кояшлы алан авылында милли Сабантуй бәйрәме узды. Традиция буенча күп төрле күңел ачу чаралары оештырылды, бигрәк тә балалар өчен күңел ачу аттракционнары популяр иде. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең җирле бүлеге инспекторы Разбитнов Евгений Григорьевич, Буа районы администрациясе вәкиле, территориаль үсеш бүлеге башлыгы Шәрәфетдинова Гөлинә белән берлектә, күңел ачу аттракционнары урнашкан барлык урыннарны карап чыктылар, тикшерү барышында аттракционнарга, теркәү документларына һәм әлеге объектларны эксплуатацияләгәндә куркынычсыз мохит булдыруга аерым игътибар бирелде.

 Е.Г.Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International