2022 елның 9 июнендә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында түләүле төркемдә В, С һәм D категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итү булды. Имтиханнарның теоретик өлешен укучылар компьютерларда тапшырдылар, аны уңышлы тапшыручылар Т-25, МТЗ-82, Беларус-1523 тракторларында сынауның гамәли өлешенә кертелделәр. Исемлеккә кертелгән 29 кешенең 13е дә имтиханнарны уңышлы тапшыра алды, алар тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтихан җиде көннән соң билгеләнде.
Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.