Ютазы муниципаль районында сәнәгать предприятиеләре балансында булган үзйөрешле машиналарга һәм тракторларга техник карау уздыру графигы нигезендә техник карау уздыру эше дәвам итә. Техникага тикшерү үткәргәндә кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, мөлкәтнең һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләренә, шулай ук машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүенә, машиналарны теркәү кагыйдәләренең һәм үзйөрешле машиналарның техник тикшерү уздыру таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелә.
2022 елның 9 июнендә техник карауга «Волма-Абсалямово» ҖЧҖ үз транспорт чараларын тәкъдим итте. 9 берәмлек техника: төягечләр һәм тракторлар сафка тезелгән иде. Техник карау барышында 7 берәмлек техника тикшерүне уңышлы үттеләр һәм техник карау узу турында таныклыклар алачаклар. 2 берәмлек техникага техник карау актлары төзелде.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.