Хөрмәтле Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераннары һәм хезмәттәшләр, Татарстан Республикасы халкы!

2022 елның 10 июне, җомга

Сезне чын күңелдән Россия көне белән тәбрик итәм!

Бу бөек бәйрәм үз Ватанына чын күңелдән бирелгән, илебез, шәһәребез, республикабыз тарихын кадерләп саклаган кешеләрне берләштерә! Һәркайсыбыз үзенең тырыш хезмәте һәм таланты белән дәүләтебезнең яңаруына һәм үсешенә өлеш кертә. Һәм безнең уртак бурыч – үткәндә тупланган кыйммәтләрне саклап калу. Һәм дә вакытны әрәм итмичә, тизлекне югалтмыйча һәм бер-береңә ярдәм итеп, алга бару.

Сезгә чын күңелдән тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим! Сезнең һәр көнегез Россия халкы һәм безнең барыбыз өчен дә шундый зур һәм газиз булган изге җиребез өчен горурлык хисе һәм уңай тәэсирләр алып килсен!

 

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе

Р.Р. Зыятдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International