2022 елның 8 июнендә «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында «В», «С», «Е», «Д», «F» категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды. 24 имтихан бирүченең 20се сынауның юл хәрәкәте иминлегенә багышланган теория өлешен дә, практик өлешен дә уңышлы тапшырды, 4 кеше имтиханны бирә алмады. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.
В.Г.Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.