2022 елның 8 июнендә «Апас аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты» һөнәре буенча 162 нче укыту төркемендә «B», «C», «D», «E», «F» категорияләре буенча имтихан уздырылды. 21 укучы арасыннан 12 студент имтиханнарны уңышлы тапшырды. Имтиханны уңышлы тапшыручылар тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.