Шәңгәлче авыл җирлегендә техник карау уздырылды

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

8 июнь көнне Түбән Кама муниципаль районының Шәңгәлче авыл җирлегендә дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең дәүләт инженер-инспекторы Р.Ф.Нәбиев тарафыннан, 2022 елда үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздыру графигы нигезендә, физик затларга караган техникага тикшерү уздырылды.      

Карау барышында 22 берәмлек үзйөрешле машина, шул исәптән тагылмалар тикшерелде. Тәкъдим ителгән барча техника тиешле дәрәҗәдә иде, тикшерүне уңышлы үткән үзйөрешле машиналарның хуҗалары техник карау узу турында таныклыклар алачак.

Руслан Нәбиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International