Эш графигы нигезендә чираттагы техник карау Зеленодольск шәһәренең «ПОЗИС» АҖ базасында узды. Теркәлгән 25 берәмлек техника арасыннан техник карауга 20 трактор һәм тагылма тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, 18 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Ачыкланган бозулар буенча 2 берәмлек техникага техник карау актлары бирелде. Вазыйфаи затка ачыкланган җитешсезлекләрне билгеләнгән чорда бетерүне мәҗбүр итә торган күрсәтмә бирелде.
Хәзерге вакытта, график нигезендә, техник карау Зеленодольск муниципаль районының агросәнәгать комплексының башка хуҗалыкларында дәвам итә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.