Зеленодольск муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге буенча конкурс

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Зеленодольск муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белгечләре катнашындагы комиссия районның 6 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Ул азык җыю комбайннарының һәм азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешен тикшерде.  Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен  100 баллы система буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын «Заволжья» ВЗП ҖЧҖ бирелде, икенче урында – «Авангард» ЯАҖ, өченчедә – «Тауиле» АХҖК. 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International