2022 елның 3 июнендә Актаныш технология техникумында «B», «C», «D», «E», «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен 0391 төркеме чыгарылышында «Техника һәм җиһазларны эксплуатацияләү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча имтихан кабул итүләр тәмамланды. 3 этапта узган имтиханнарга 20 кеше кертелде. Бүгенге көндә тракторчы-машинист таныклыгы алуга 18 кандидат имтиханнарны уңышлы тапшырды. Имтиханнарны кабул итү уку йорты вәкилләре катнашында узды.
И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.