2021 елның 3 июнендә Апас муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды. Комиссия составында түбәндәгеләр катнашты:
- комиссия җитәкчесе – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р.Зыятдинов;
- комиссия әгъзалары:
- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе – Р.Р.Гыйсмәтов;
- район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре;
- Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы – И.Ф. Солтанбәков.
Комиссия районның 8 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Ул терлек азыгы җыю комбайннарының һәм азык әзерләү техникасының әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен тикшерде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен баллар системасы буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын «Апас –Мол» ҖЧҖ «Горбунов» бүлекчәсенә бирелде, икенче урында – «Нур» АХП» ҖЧҖ, өченчедә – «Ибрагимов и К» АХП ҖЧҖ һәм «Табар» АХП ҖЧҖ.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.