Сарман муниципаль районында терлек азыгы җыю техникасының азык җыю эшләренә әзерлеген тикшерү

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән берлектә Сарман муниципаль районында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2022 елгы азык әзерләүгә хәстәрлеге буенча конкурс-кабул итү үткәрелде. Районның терлек азыгы әзерләүгә хәстәрлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ башлыгы урынбасары Гөлүс Баязитов җитәкчелегендәге комиссия тикшерде. Комиссия составында шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру секторының әйдәүче белгече Илнур Гарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Альберт Сәлахов та бар иде. Әзерлекне тикшергәндә техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү һәм оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

 «Нөркәй» агрофирмасы» ҖЧҖ,  «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Җәлил» агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗалыклары иң яхшы әзерлекне күрсәттеләр. Уздырылган конкурс йомгаклары буенча тиешле беркетмә төзелде. Беренче урынны «Нөркәй» агрофирмасы ҖЧҖ яулады, ул 99 балл җыйды

Комиссияне Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде, ул механизаторларга алдагы эшләрендә уңышлар теләде.

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International