2022 елның 2 июнендә Яңа Чишмә районында терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2022 елгы азык әзерләүгә хәстәрлеге буенча конкурс-кабул итү булды.
Составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы һәм баш белгечләр кергән конкурс комиссиясе Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булдылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия Н.А.Скоков КФХ, «Агро-Основа» ҖЧҖ, М.И.Козлов КФХ терлек азыгы җыю техникасының әзерлеген югары бәяләде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.