2022 елның 2 июнендә Лаеш техник-икътисад техникумында имтиханнар үткәрү графигы нигезендә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар башланды. Бүген А1 категориясенә имтихан тапшырдылар, А1 категориясенә 29 кандидат белем алган, сынауга 16 килде, алар арасыннан 15 кеше имтиханны уңышлы тапшырды. Яңа имтихан кимендә 7 көннән соң билгеләнәчәк.
Радик Гәрәев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.