Чүпрәле муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм КФХ азык әзерләү техникасының, мобиль туглагыч-азык тарату җайланмаларының һәм азыксаклагычларның 2022 елда терлек азыгы әзерләүгә хәстәрлеген бәяләү

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Бу елның 2 июнендә, АСК хуҗалыклары арасында азык әзерләү техникасының әзерлеге буенча республика конкурсын уздыру кысаларында Чүпрәле муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р. Зыятдинов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе эшләде. Конкурс комиссиясе составында ветеринария һәм терлекчелек бүлеге мөдире, Татарстан агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре А.Н.Чернов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге башлыгы И.И.Шәйхатдаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Т.А.Хәлитов катнашты.  Конкурс комиссиясе «Эталон Агро» ҖЧҖ, «Цильна» ҖЧҖ, «В.А.Лысов» КФХ, «А.Н.Амосов» КФХ, «А.С.Хәлилов» КФХ, «Р.Т.Айзятов» КФХ авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды, үзйөрешле азык җыю комбайннарының, тагылма чапкычларның һәм башка техниканың әзерлеге белән таныштылар. Хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.  Чара барышында шулай ук муниципаль район башлыгы Марат Гафаров та катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Цильна» ҖЧҖ алды, икенче урында – «А.Н.Амосов» КФХ, өченче урында – «Эталон Агро» ҖЧҖ.

 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International