Хөрмәтле ТР Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераннары һәм коллегалар!
Һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасында дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенә нигез салыну көне белән ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!
Төрле сезоннарда техниканы үз вакытында әзерләү һәм сыйфатлы куллану, кулланыла торган җиһазларның ышанычлылыгы, куркынычсыз хезмәт шартлары, экологик куркынычсызлык һәм кешеләрнең аттракционнарда имин күңел ачуы сезнең белән безнең эшчәнлегебезгә бәйле.
Көндәлек, җентекле, җайга салынган эшегез, җаваплылык һәм принципиальлек, һөнәри осталыгыгыз һәм сайлаган эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт белдерәм.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, шатлыклы үзгәрешләр һәм яңа һөнәри уңышлар телим!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р.Зыятдинов