Минзәлә районының «Калмурзино» ҖЧҖ, «Заиковский» ҖЧҖ хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү өчен көзге-кышкы чорда әзерләнгән техниканы чыгарып куялар. Шуңа күрә эш башланыр алдыннан азык җыю комбайннарына техник карау узу һәм файдалануга рөхсәт алу буенча кыенлыклар тумый. Терлек азыгы әзерләгәндә эш шартлары шактый катлаулы, шуңа бәйле рәвештә техник карау уздырганда үзйөрешле машиналарны, тагылма агрегатларны куркынычсыз эксплуатацияләү, техниканың сакланышы, механизаторларның тормышы һәм сәламәтлеге мәсьәләләре буенча әңгәмәләр үткәрелә. Техниканы аптечкалар һәм янгын сүндергечләр белән тәэмин итү бик мөһим.
30 майдан 3 июньгә кадәр терлек азыгы әзерләү техникасының, мобиль ваклаучылар-азык тараткычлар һәм азыксаклагычларның азык әзерләүгә әзерлеге буенча ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бәйге узачак.
Р.М.Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.