Техник караулар үткәрүнең еллык графигы нигезендә, районда терлек азыгы җыю техникасы өлешендә тикшерүләрне үткәрү буенча чаралар башланды.
2022 елның 25 маенда аларның беренчесе «Алан» ҖЧҖ узды, анда карап чыгу өчен биш берәмлек техника (шуларның берсе – яңа) тәкъдим ителгән иде. Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.