23 майда Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Яңа Зареченский авылында дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең дәүләт инженер-инспекторы Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан, 2022 елда физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Карау барышында 13 үзйөрешле машина тикшерелде, ике берәмлеге теркәү өчен тәкъдим ителгән иде. Барлык тәкъдим ителгән техника тиешенчә әзерләнгән иде һәм аларның хуҗалары техник карау узу турында таныклык алачак.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.