Күптән түгел, агымдагы елның 23 маенда, Буада «ДОСААФ» төбәк иҗтимагый оешмасы каршында юлсыз транспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләү курсларында «AI» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу буенча чираттагы имтихан узды.
Имтихан тапшыруда сынау бирергә тиешле 12 кешенең 9ы катнашты. Компьютерлар белән җиһазландырылган уку кабинетында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Имтихан тапшыруда катнашкан затларның барысы да имтиханның теоретик өлешен уңышлы тапшырдылар. Имтиханның соңгы этабы – гамәли өлеше Карлы авылында оешма автодромы каршындагы махсус җиһазландырылган мәйданчыкта үткәрелде. Биредә имтиханның гамәли өлешенә кертелгән барлык катнашучылар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.
Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.