Арча муниципаль районында шәхси затларныкы булган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды

2022 елның 20 мае, җомга

Техник карап чыгу графигы нигезендә, 2022 елның 18 маенда Арча районының Шушмабаш авыл җирлегендә шәхси затларныкы булган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга 65 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде, шуларның 3се техник карау уздыру таләпләренә туры килмәде. Техник карауга теркәлгән үзйөрешле машиналарның 56%ы тәкъдим ителгән иде. Техник карау узмаганнар белеп торырга тиеш: мондый техниканы кулланган өчен 1000 сумга кадәр административ штраф яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан алты айга кадәр мәхрүм итү каралган.

Г.Г.Касыймов – Арча муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International