16-19 май көннәрендә, расланган график буенча, «Татспецтранспорт» ИК ҖЧҖ (Җәлил УТТ) һәм «Татнефть-Актив» ҖЧҖ тракторчылары үз тракторларын һәм юл-төзелеш машиналарын ел саен уздырыла торган техник карауга тәкъдим иттеләр. Техник карауга барлыгы 66 берәмлек трактор, юл-төзелеш техникасы тәкъдим ителде. Техниканы тикшергән вакытта руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышы каралды, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры кил-килмәвенә, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, аптечка, янгын сүндергечләр, теркәлү документлары булу-булмауга игътибар бирелде.
Дәүләт техник карау нәтиҗәләре буенча 62 берәмлек үзйөрешле машинага техник карау уздырылды, тикшерүне уза алмаган техника буенча техник карау актлары теркәлде.
Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.