17 май көнне Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Р.Р. Мөхәммәдиев белән берлектә терлек азыгы әзерләү техникасына алдан карау уздырылды. Районда терлек азыгы җыю техникасын яңартуга зур игътибар бирелә. Узган елда гына да уннан артык заманча азык җыю комбайны сатып алынган. Беренчеләрдән булып хуҗалыкның әлеге категориядәге техникасын карап чыгу өчен «Нигез» ҖЧҖ, «Чишмә а/ф» ҖЧҖ, «Чишмә» ҖЧҖ һәм «Әнәк а/ф» ҖЧҖ бирелде. Техник карап чыгуны үткәрүгә карата таләпләр нигезендә техниканың әзерлек дәрәҗәсе, комплектлау мәсьәләләре хәл ителде. Техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү һәм оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.