ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителде

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

2022 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте. Шәхси кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу, ПСМ бирү, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру, үзйөрешле машиналарның паспортларын алыштыру мәсьәләләре каралды.

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International