2022 елның 13 маенда «Түбән Кама агросәнәгать көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең «В», «С», «Д», «Е» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен «Юллар һәм аэродромнарны төзү һәм эксплуатацияләү» һөнәре буенча 3 нче курс студентлары имтихан тапшырды. Заявка нигезендә 12 кешедән сынауда 12 кеше катнашты, теория өлешен 8 кеше тапшырды һәм гамәли өлешенә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. Имтиханнарны кабул итү үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен укучыларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче уку йорты вәкилләре катнашында узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машинист таныклыклары алачак.
Руслан Нәбиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.