Шәхси хуҗаларның тракторларына һәм тагылмаларына техник карау уздыру

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Шәхси затларга карый торган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздыру эше дәвам итә. 2022 елның 5 маена 26 авыл җирлегенең 7сендә караулар уздырылды. Шулай итеп, бүгенге көндә базада, таныклык алып, 177 берәмлек техника тикшерү узды.

04-05 май көннәрендә Чалманарат һәм Уразай авыл җирлекләрендә техник караулар үткәрелде. Киләсе атнадан башка җирлекләрдә дә расланган план-график нигезендә эш дәвам иттереләчәк.

И.М.Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы буенча бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International