Чүпрәле районы авыл җирлекләрендә физик затларга караган техниканы тикшерү

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Техник карау уздыруның расланган графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан 2022 елның 6 маенда Шылангы авыл җирлегендә шәхси хуҗаларда булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. 28 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде, алар арасыннан 25 берәмлеге тикшерүне уңышлы узды. 12 май көнне Олы Чынлы авыл җирлегенең шәхси хуҗалары тарафыннан 39 берәмлек трактор һәм тагылмалар тәкъдим ителде, 35 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды.

 Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. Шулай ук авыл хуҗалыгы агрегатлары белән тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды, техниканы караңгы вакытта эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.

 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International