Аксубай муниципаль районында физик затларның тракторлары тикшерелде

2022 елның 17 мае, сишәмбе

2022 елның 4 маенда, график нигезендә, физик затларга караган техника буенча ел саен үткәрелә торган тикшерүләр үткәрелде.   Техник тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелә. Шәхси затларга караган техникага техник караулар 2022 елның  май ае азагына кадәр дәвам иттереләчәк.

         

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International