Быелның 16 маенда «Татавтодор» АҖ Аксубай филиалының «Чирмешән» ЮРТИ ел саен үткәрелә торган техник тикшерү уздырылды. Техник карауга 13 берәмлек техника күрсәтелде. Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм тикшерүне уңышлы үтте.
Техник карау уздыру барышында техниканың тышкы кыяфәтенә, теркәлү документлары, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, дәүләт теркәве тамгасы булу-булмауга, машина агрегатлары номерларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә, машиналарның техник торышына туры килү-килмәвенә зур игътибар бирелде.
Радик Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.