11 һәм 16 май көннәрендә Күгәрчен, Казак Чаллысы һәм Олы Мәшләк авыл җирлегендә, техник карау уздыру графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздырылды. Тикшерүгә 40 берәмлек техника күрсәтелде. Шулардан 35 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды. Техниканы тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.