27 апрель көнне Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АI» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
Имтиханнарга 7 кеше кертелде, алар арасыннан 5 кеше кабат килүчеләр иде, барысы да АІ категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханның теоретик һәм практик өлешен уңышлы тапшырдылар, имтихан тапшыру урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.