2022 елның 25 апрелендә «Балык Бистәсе агротехникумы» ДАҺБУдә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга чираттагы техник карау уздырылды. Карауга 8 берәмлек техника тәкъдим ителде. Шулардан 7 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды. Техниканы тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.